Беренче модульле китапханә ачылды!

15 апрель көнне Смәил авылында беренче модульле китапханә ачылды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, милли китапханә директоры урынбасары Хадиев Ирек Габделхай улы, Республика яшүсмерләр китапханәсеннән Шайтанова Наталья Александровна, Гатауллина Раилә Талгатовна катнашты. Шулай ук Биектау, Арча, Теләче, Әтнә, Саба, Кукмара районнары китапханәләр челтәре директоры котлау сүзләре җиткерде.

Поделиться с друзьями