25 апрель көнне Субаш мәдәният йортында бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 136 ел тулуга багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды. Чын мәгьнәсендә милләтебездә шундый бөек шәхес булу, телебез hәм халкыбыз өчен зур горурлык уята. Елдан ел Тукайга hәм аның иҗатына, туган телебезгә карата игьтибар арту барыбыз өчен дә зур куаныч.