Ел саен май аенда Халыкара Гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булып тора, ул — кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә — ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Районыбызда парлы корган тормышларын күркәм, гомер биргән балалары-оныклары өчен үрнәк булырлык итеп төзегән гаиләләр бихисап. Аларны барлый торган бәйрәм чарасы да район мәдәният үзәге хезмәтчәннәреннән башка үтми.