9 май — Җиңү бәйрәме — сугыш кырында ятып калган миллионнарча совет солдатына, тылда хезмәт иткән hәм җиңүне якынайтуга изге өлешләрен керткән ветераннарыбызның кылган батырлыкларын искә алу көне. Райондашларыбыз куркыныч сугыш елларында Ватан азатлыгы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәр, 12 меңнән артык ул-кызларыбыз туган якларына кайта алмыйча шул яу кырында мәңгегә ятып калган.