27 гыйнвар көнне Балтач мәдәният үзәгендә районкүләм «Татар кызы, татар егете-2023» бәйгесенең финалы үтте. Биредә уңган, зирәк, батыр, кыю егет-кызларыбыз катнашты. Бәйгедә барлыгы 7 егет хэм 9 кыз көч сынашты. Ә менә инде Татар кызы, татар егете исеменә Чутай авылыннан Гөлдания Нургалиева hәм Арбаштан Алмаз Бәширов лаек булдылар. Афәрин, котлыйбыз үзләрен!