15 февраль көнне Балтач мәдәният үзәгендә район Советының IV XXIV утырышы узды. Биредә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев катнашты. Район Советы утырышы муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамиль Рашитович Нотфуллинның 2022 ел йомгакларына багышланган күләмле чыгышы белән башланып китте. Аннан соң тармак җитәкчеләре чыгышлары белән дәвам иттеләр.