15 февраль көнне «Балтач» универсаль спорт залында Алдынгылар җыены булып узды. Биредә районыбызны үстерүгә үз көчләрен керткән , үз эшләрен биш бармактай төгәл белеп хезмәтен яратып башкарган белгечләр җыйналды. Районыбызның яулаган үрләрендә аерым коллективларның, хезмәт батырларының фидакарьлеге, уңышлары тора. Әлеге җыен төрле өлкә-тармаклар буенча оешма-предприятияләр көче белән әзерләнгән күргәзмә белән башланып китте. Районыбызның мәгариф, социаль яклау, сәламәтлек саклау, төзелеш тармаклары, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен Балтач муниципаль район башлыгы Рамиль Нотфуллин белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгьзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать hәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таhир hадиев бүләкләделәр. Районыбызның көзгесе булган мул сөтне җитештерүдә үзләренең саллы өлеш керткән бертөркем сөтчелек алдынгыларын бүләкләргә сәхнә түренә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев hәм районыбыз башлыгы Рамиль Рәшит улы Нотфуллин уздылар. Әлеге җыен республикадан килгән кунакларыбыз өчен дә, районыбызның алдынгылары өчен дә, катнашкан hәр кеше өчен дә бик матур, зәвыклы концерт программасы белән узды.