Гаилә елы уңаеннан Норма мәдәният йортында «Гаиләм — ныклы терәгем» дип исемләнгән гаилә бәйрәме булып үтте. Кичәгә күркәм, күп балалы, мәдәни чараларда, район, Республика, рәсәйкүләм конкурсларда актив катнашкан һәм шулай ук Тимирязев хуҗалыгында гаиләләре белән намуслы хезмәт куйган гаиләләр чакырылып бүләкләнде. Тулырак Норма мәдәният йортының Telegtam-каналында: https://t.me/normaklub.
Шулай ук, 10нчы апрель көнне, Сосна авыл мәдәният йортында «Без бергә» дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәрелде. Пыжмара авылы мәдәният йортында 13нче апрель көнне Гаилә елына багышланган «Гаиләм — гомер бишегем» дип исемләнгән концерт узды.