Балтач районында «Халык иҗаты хәзинәләре» («Кладези народного творения») проекты кысаларында фольклор-этнографик экспедиция төркеме кунакта булды.

Балтач районында «Халык иҗаты хәзинәләре» («Кладези народного творения») проекты кысаларында фольклор-этнографик экспедиция төркеме кунакта булды. Проект гражданлык җәмгыятен үстерү өчен Татарстан Республикасы гранты кысаларында үткәрелә. Грант алучы булып Татарстан Республикасының «Сафьян» фольклор өйрәнү һәм кәсепләрне үстерү үзәге булып тора. Экспедиция районыбызның Субаш, Яңгул, Сосна, Карадуган, Кече Лызи, Курмала, Норма, Шеңшеңәр, Смәел, Чутай авылларның халык һөнәрләре белән танышты.

Әлеге проект республиканың 9 районын үз эченә ала. Проектның максаты — республика татарларының халык кәсепләрен эзләп табу һәм җыю, халыкның традицион мәдәниятен тирәнтен өйрәнү. Нәтиҗәләр буенча Казан Кремлендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә күргәзмә уздыру планлаштырыла.

Поделиться с друзьями