Бистәбезнең Шушма буе ял паркында кичке бәйрәм чаралары әле август аена чыгып та дәвам итәчәк!
Мондый чаралар ел саен, ел әйләнәсе булса да, чаралар тамашачысыз калмас кебек! Әби-бабайларыбыз искә алуынча, элек заманнарда Сабантуйлары унышар көн бәйрәм ителгән, авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачкан, ял иткән, Сабантуйлары яшь-җилкенчәкнең кичке уеннары белән дәвам итә торган булган. Әлеге истәлекләр әле дә өлкәннәребез күңелендә иң матур хәтирәләр булып саклана. Хәзерге Сабантуйларында халык, дус-туганнар да бер-берсе белән очраша-күрешә алмыйча кала кебек.
🌿Аның каравы, ямьле Шушма буе ял паркында узучы «Шушма моңнары» мәдәни күңел ачу-ял программасы районыбыз халкын тагын да берләштерде! Бирегә килгән халык рәхәтләнеп күңел ача, ял итә. Аңа карап көндәлек эшләре дә калмый, көне буе эшләп арганлыкны да бәйрәм кәефе юып алгандай итә. Бер күрешү – үзе бер гомер, диләр! «Шушма моңнары» фестивале дус-туганнар белән очраштыра, алар белән бергә җыелып утырып саф һавада концерт карау – үзе бер бәхет!
🌿18 июль көнне Шушма буен Салавыч авыл җирлеге халкы җыр-моңга күмде. Салавыч авылы җирлеге дә районыбыз тарихы-тормышы өчен ихтирамлы шәхесләр тәрбияләп үстергән, тырыш, уңган, намус белән тормыш көтүче кешеләре белән данлыклы, күркәм табигатьле, нык җирлек. Җирле халык тырышлыгы белән әзерләнгән бай эчтәлекле күргәзмәләр, мастер-класслар да моның ачык дәлиле.