Җәй дәвамында старт алган «Шушма моңнары» фестивале ахырына да якынлашты. 13 август көнне «Шушма моңнары» фестивален Яңгул авыл җирлеге чыгышы белән тәмамладык. Яңгуллыларның элек-электән тырыш, хезмәт сөючән халык икәнен бай күргәзмә өлешеннән дә аңлап була иде. Бәйрәм халыкны матур милли киемнәр белән каршы алып, күргәзмә алдында Гаяз Исхакыйның «Алдым-бирдем» комедиясеннән өзеге белән башланып китте. Шушма буе кич дәвамында җыр-моңга күмелде.