
20 октябрь көнне Сосна авылы үзешчәннәре, Чепья авылында урнашкан, «Наз» тернәкләндерү үзәгендә бик матур эчтәлекле концерт куеп кайттылар. Өлкәннәр хөрмәтенә яңгыраган моңлы җырлар, дәртле биюләр, мәгьнәле шигырьләр барысы да көчле алкышларга күмелде. Ахырдан, өлкәннәребез тарафыннан әйтелгән рәхмәт сүзләре, матур теләкләр — чыгышларының үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булуына бер дәлил.


