Ләйсән Әминованың» Яратам! Бетте китте!»җырлы-биюле комедиясе

Районыбызда зурдан кубып мәдәният учакларының театр коллективлары арасында «Театр — күңел көзгесе» дип исемләнгән районкүләм бәйге уза. Бүгенге көндә һәр җирлектә диярлек бәйгегә әзерлек эшләре, репетицияләр гөрли.
3 нче декабрь көнне Сосна мәдәният йорты сәхнәсендә  авылның яратып өлгергән «Асылъяр” халык театры Ләйсән Әминованың» Яратам! Бетте китте!»җырлы-биюле комедиясен тәкъдим итте.
Комедия мәхәббәткә багышланган. Төп геройлардан тыш, Фаил картның һәм Мәйсәрә карчыкның 40 еллык тормыштагы авырлыкларны искә алуы, Рәзинә белән Саматның күп вакыт үткәннән соң кабат очрашуы, Гөлиянең абыйсы Аязның авыл кызы Җәмиләгә гашыйк булуы, Шәһәр кызы Алиянең Рафинадка карата мәхәббәт аңлатуы да әйтеп үткән теманы ачуда мөһим роль уйный. Кыскасы, сәхнәдәге һәрбер геройның тормышын мәхәббәткә алып кереп китә.
Җыр-бию, шаярулар белән үрелеп барган әлеге спектакльдә бетеп баручы авыл проблемасы да җитди урын ала. Ул проблема комедия ахырына чишелә дә башлый, чөнки азакта шәһәр кызы Алия авыл егете Рафинадка гашыйк булганы, Самат карт гомер буе эзләгән мәхәббәтен авылда тапканы ачыклана. Димәк, Җиләкле алан авылының кеше саны да артырга җыена.
Төп геройлар бер-берсенә мәхәббәт аңлаткач, сәхнәдә “Килен төшерү” йоласы күрсәтелде. Гөлия белән Роман никах укытмаган икән, туй белән генә яшәргә булганнар. Әмма бу йоладан соң егет никахның кирәклеген аңлый.
Спектакль сәбәбен эзләми, артык катлауландырмый, чын күңелдән яратырга өйрәтә.

Поделиться с друзьями