Районыбызда Инвалидлар ункөнлеге старт алды. Бу көннәрдә бик күп җирлекләрдә төрле чаралар планлаштырылган.
Бүген «Хыял» яшьләр үзәгендә мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга матур спорт бәйрәме оештырылды. Ел дәвамында актив төрле спорт чараларында алдынгылар рәтендә булучыларда бүләкләнде. Бәйрәм төрле мастер-класслар белән үрелеп барды.
Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре, яшьләр бүлеге һәм социаль яклау бүлеге берлектә уздырды.