3 январь көнне Мәдәният узәгендә балалар өчен Яңа ел әкияте күрсәтелде. Әкият дәвамында төрле уеннар ,җырларга күмелгән бәйрәм балалар күңеленә хуш килде.Кыш бабайның бүләгенә каршы балалар үзләре дә күчтәнәчсез килмәгән, бабайны матур шигырьләре белән сөендерделәр. Истәлеккә Кыш бабай һәм Кар Кызы белән фотоларга төштеләр.