Бүген, 6 март көнне, район Мәдәният үзәгендә 8 Март- халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Ак бәхет, якты мәхәббәт сезгә!» исеме астында матур бәйрәм чарасы узды . Чарада Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы барлык хатын-кызларны якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән тәбрик итте . Бәйрәм чарасы Сосна мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Асылъяр» Халык театры коллективы көче белән әзерләнгән Ләйсән Әминованың «Яратам бетте, китте» җырлы-биюле комедиясе белән дәвам итте.

