Районкүләм «Театр-тылсымлы учак» бәйгесе дәвам итә.
3 март көнне Нөнәгәр мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән театр коллективы Данил Салихов әсәре буенча куелган «Кызлар капкыны» исемле сатирик комедиясен тәкъдим итте.
Бу әсәр әллә нинди дөньяви проблемаларны эченә алмаса да, тормышыбызда һәрдаим очрап торган көлкеле хәлләрне юмор-сатирага төреп, азгынлык, саранлык, тотнаксызлык кебек сыйфатларны туплаган кешеләрдән көлеп, төп башына утырта, тамашачыны гел игътибар үзәгендә тота.
Төп эшләреннән кайтканнан соң, сәхнәгә килеп, иҗат эшенә — яраткан театрының «могҗизалар кыры»нда никадәр хезмәт куялар. Үзешчәннәребез «театр яшәсен» дип талпынмасалар, шәһәр-район халкы берсеннән-берсе гүзәл спектакльләрдән мәхрүм калырлар иде.
Аларның матур сөйләме, интонациянең дөрес куелышы, импровизацияләрне нәкъ үз вакытында куллана белүләре белән сокландыра артистларыбыз.

