Семинар “Үзешчән уен кораллары ансамблендә эшне оештыру”

Балтач районында районкүләм мәдәният хезмәткәрләренең семинары булып узды.
27 февраль көнне Балтач мәдәният үзәгендә мәдәният хезмәткәрләрең чираттагы эшлекле семинары булып узды. Семинарга килүче кунакларны чәй табыны белән сыйлап, эшлекле очрашу тамаша залында дәвам итте. Семинарның төп темасы: “Үзешчән уен кораллары ансамблендә эшне оештыру” иде.
Үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре директоры Гыйлманов Илфат Зөлфәт улы кунакларны сәламләде, ә авыл клублары методисты Тимербаева Карина Илсур кызы эш барышы белән таныштырды. Программа кызыклы, файдалы чыгышлар белән үрелеп барды. Мәсәлән, Арбор авыл мәдәният йортының директоры, атказанган мәдәният хезмәткәре – Габделхаков Марат Тәлгать улы думбыра, сорнай һәм дәф уен кораллары; Карадуган авыл мәдәният йорты директоры Хәйруллина Гөлкәй Тиндәш кызы – курай, Карадуган авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гарифҗанов Равил Шәйдулла улы – кубыз; Субаш авыл мәдәният йорты директоры, атказанган мәдәният хезмәткәре Фәезов Хәлил Равис улы – хромка, гармун, баян; Балтач мәдәният үзәгең түгәрәк җитәкчесе – Шагиева Энҗе Рәдиф кызы – агач кашыкларда уйнау элементлары, “Балкыш” халык җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры Асадуллина Айсылу Айрат кызы һәм концертмейстеры Тимербаев Раиль Әлфред улы – вокаль-инструменталь ансамбльдә уйнау серләре белән бүлештеләр. Чыгыш ахырында тәркемгә кушылып мәдәният үзәгендә эшләүче Римма Фәссахова һәм Айсылу Асадуллина үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.
Очрашу нәтиҗәле һәм бик җылы узды. Ул катнашучыларга тәҗрибә уртаклашырга гына түгел, ә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга да мөмкинлек бирде. Аларга үз эшләрендә куллана алырлык яңа белемнәр һәм идеяләр ачылды. Кунаклар семинар эшләнлегенә зур бәя бирделәр.

Поделиться с друзьями