Халыкара театр көне

27 март — Халыкара театр көне буларак билгеле. Шул уңайдан районкүләм барган «Театр -тылсымлы учак» бәйгесенә дә йомгак ясалды. Тамашачылар күңелен әсир иткән бәйгенең җиңүчеләре, район халкының күңелен яулап алырлык образлар иҗат иткән аерым башкаручылар бүләкләнде. Гран- при иясе дип Шубан мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Нур» драма коллективы танылды. Алар тамашачыга кабат мәртәбә Ләбиб Леронның «Кычыткан чыпчыгы» спектаклен тәкъдим итте.

Поделиться с друзьями