Бүген 19 Март- илебезнең хәрби су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне. Чиксез Диңгез киңлекләрендә яки океан тирәнлегендә хезмәт иткән, Ватаныбызның тынычлыгын саклап хәрби бурычын үтәгән һәркемне Хәрби-Диңгез Флоты көне белән тәбриклибез. Бәйрәм уңаеннан бүген ветераннарыбызны Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов һәм Балтач районы хәрби комиссары Дамир Нурмөхәммәт улы Гайнуллин тәбрикләде.

