Күңелләрне сөендереп, тирә — якны нурга күмеп, һәрберебезгә зур өметләр, куанычлар белән якты язлар җитте. Яз гүзәллегенә сокланып, язгы хисләргә уралып йөргән бу көннәрдә – мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бәйрәмнең яз аена туры килүе юкка гына түгелдер, чөнки сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр үзләре дә яз кебек, тирә — юньдәгеләргә илһамчы, хыял дөньясына юл яручы булып торалар. Сез яшәүнең ямен табарга, оптимистик рухта калып, тулы канлы тормыш белән гомер итәргә өйрәтүчеләр. Иҗади хезмәтегез сезне ялыгулардан, тормыш ваклыкларыннан өстен тотсын, саулык – сәламәтлек, рух күтәренкелеге белән уртак иҗат җимешләрегезгә сөенеп яшәргә язсын! Гадәттә районнарның уңышлары, яуланган үрләре турында сүз барганда иң әвәл аның мәдәниятен телгә алалар. Бары тик алга киткән мәдәният кенә халыкларның тормыш – көнкүрешен ныгытырга һәм алга җибәрергә сәләтле. Бу яктан безнең район халкы хаклы рәвештә горурлана ала. Аның бүгенге көнгә күп еллык үсеш тарихы, бай мәдәнияте бар. Менә шулай буыннардан – буыннарга матур эшләребез күчеп бара. Тырыш хезмәтләре өчен бүләкләнүче мәдәният хезмәткәрләрен чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да матур уңышларга ирешергә насыйп булсын

Подробнее https://vk.com/wall-217063440_1160