«Үрнәк булып яшәп җир йөзендә, калдырыйк без якты эз!»

Гаилә — җәмгыятебезнең төп өлеше булып тора. Авылларыбызда яшәүче үрнәк гаиләләр исә яшәешебезнең бизәкләре. Янәшә тирә авылларда яшәүче сәнгатькә гашыйк гаиләләрнең Ор авыл клубы сәхнәсендә чыгыш ясаулары 19 апрель көнне тамашачыларга зур бәйрәм булды. Районыбыз мәдәният бүлеге җитәкчесе Петров Илназ Ильичның гаиләсе белән сәхнәдә татар биюе башкаруы аеруча игътибарга лаек иде.
Бу көнне сәхнәдә Ор, Смәел, Комзовод, Чутай авылларыннан килгән гаиләләрнең барысының да чыгышы тамашачы күңеленә хуш килде. Ә инде авылларыбызның тоткалары булган, биредә гаилә корып төпләнеп калган, төрле тармакларда җаваплы хезмәт башкаручы әниләрнең бергә ансамбль оештырып чыгыш ясаулары бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде.
«Үрнәк булып яшәп җир йөзендә, калдырыйк без якты эз!» дип исемләнгән чарада сәнгать сөюче гаиләләрнен чыгышлары клуб үзешчәннәренен, бию коллективларынын чыгышлары белән үрелеп барды.

Подробнее https://vk.com/wall-217063440_1165

Поделиться с друзьями