2нче октябрь Балтач мәдәният үзәгендә өлкәннәр көне уңаеннан матур чара узды. Кичә барышында районыбызның лаеклы буын вәкилләрен хөрмәтләделәр. Бәйрәм Балтач халык театры коллективы тарафыннан әзерләнгән Р. Ишморатның «Кайту» драмасы буенча спектакль белән дәвам ителде.




