Балтач мәдәният үзәге, Кили һәм Борнак авыл мәдәният йортларының специалистлары Әтнә районының Әтнә татар дәүләт драма театрында «Идел-Йорт» театр фестивале кысаларында үткән иҗади лабораториядә катнаштылар.
Биредә театр буенча экскурсия тәкъдим ителде. Катнашучылар театр белән, цехлар эшчәнлеге белән таныштылар. Аннан, Т. Миңнуллин пьесасы буенча режиссер Рамил Фазлыев куйган «Үзебез сайлаган язмыш» драмасы күрсәтелде һәм cоңыннан, спектакль хакында әңгәмә оештырылды.
